news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктырган биш журналист үлгән

Тагын 200 кеше әлеге чирне эләктергән.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе йоктырган биш журналист үлгән, тагын 200 кеше әлеге чирне эләктергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Журналистлар берлеге башлыгы Владимир Соловьевка сылтама белән хәбәр итә.

«Саннардан күренгәнчә, дөньяда коронавирус инфекциясе йоктырган 60ка якын журналист үлгән. Бездә биш журналист вафат булган, тагын 200 кеше әлеге чирне эләктергән. Шул ук вакытта, гаммәви мәгълүмат чараларының барлык тармакларында кризис хөкем сөрә», - дип белдерде Соловьев Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты утырышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100