news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручыларның кайчан кими башлаячагын әйттеләр

Илдә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның 198 676 очрагы теркәлгән, 31 916 пациент терелгән, 1827 кеше үлгән.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге институтның латент инфекцияләр микробиология бүлеге җитәкчесе Виктор Зуев Россиядә коронавирус эпидемиясе белән авыручыларның кайчан кими башлаячагын әйтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, медицина битлекләре һәм перчаткалар киюне мәҗбүр итеп кую кайбер төбәкләрдә COVID-19 коронавирус инфекциясе таралу динамикасына уңай йогынты ясый.

Моннан тыш, авыручылар санының кимүенә якынлашып килгән җәй айлары да ярдәм итәчәк, дип искәртте галим. «Бер айдан соң вазгыять яхшырыр дип уйлыйм», - диде Зуев.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 мартта яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен пандемия дип игълан итте. Оешма китергән соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, дөньяда әлеге инфекцияне йоктыручылар саны 3,8 миллионнан артып киткән, 265 меңнән артык кеше үлгән.

Россия коронавирус йоктыручылар саны буенча бишенче урынны били. Илдә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның 198 676 очрагы теркәлгән, 31 916 пациент терелгән, 1827 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100