Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә коронавирус белән авыручылар барлыкка килде
Төмән өлкәсендә һәм Байкал аръягы краенда яңа инфекция белән авыручы Кытай гражданнарының хәле тотрыклы.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән авыруның ике очрагын теркәгәннәр. Бу турыда вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Роспотребнадзор хезмәте Россия территориясендә коронавирус инфекциясе белән авыручы ике кешене ачыклаган. Алар — Байкал аръягы краенда һәм Төмән өлкәсендә. Инфекция йоктыручылар катгый күзәтү астында, изоляцияләнгән, аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә», — диде Голикова. Аның сүзләренчә, инфекция йоктыручыларның икесе дә — Кытай гражданнары.
Авыручыларның хәле тотрыклы, температуралары һәм клиник билгеләре юк, дип ачыклык кертте Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. «Коронавирус таралу куркынычы юк, Россиядә авырулар изоляцияләнгән, алар белән элемтәдә булучылар тикшерелгән», — дип яза аның сүзләрен РИА Новости.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирустан саклау өчен штаб булдырылган. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин күрсәтмәсе буенча Россиядә Ерак Көнчыгышта чикне яптылар һәм Кытай белән тимер юл элемтәсен чикләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз