news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус аркасында карантин вакыты җиде көнгә кадәр кыскартыла

Карантин вакытын җиде көнгә кадәр кыскартабыз, шулай ук тагын берничә төрле үзгәреш булачак, алар якын көннәрдә Россиянең баш санитар табибының карарлары нигезендә кабул ителәчәк, диде Татьяна Голикова.

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Covid-19 сәбәпле, Россиядә карантиннарның вакыты җиде көнгә кадәр кыскартыла.

«Башка илләрдәге кебек, без карантин һәм гражданнарның лаборатор тикшеренүләре алымнарын оптимальләштерәбез, — дип билгеләп үтте Министрлар Кабинеты каршындагы коронавирус белән көрәш буенча Координацион совет утырышында Татьяна Голикова.

Шул исәптән, карантин вакытын җиде көнгә кадәр кыскартабыз, шулай ук тагын берничә төрле үзгәреш булачак, алар якын көннәрдә Россиянең баш санитар табибының карарлары нигезендә кабул ителәчәк, диде доклад ясаучы.

Утырышта Россия Федерациясенең Премьер-министры Михаил Мишустин эш бирүчеләргә мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрләрен дистанцион эшләүгә күчерергә тәкъдим итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100