news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирус аркасында илдән медицина битлекләре алып чыгуны тыйдылар

Россия Хөкүмәте карары 1 июньгә кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россия Министрлар Кабинеты коронавирус вазгыяте фонында илдән битлек һәм башка медицина әйберләрен чыгаруны тыйган. Тиешле карар Россия Хөкүмәте сайтында басылып чыкты.

Тыю россиялеләр шәхси куллану өчен булган товарларга, шулай ук гуманитар ярдәмгә кагылмаячак.

Исемлеккә шулай ук бинтлар, марля, мамык, бахилла, бер тапкыр кулланыла торган костюмнар һәм химик саклану комбинезоннары, күзлек, ресираторлар, вируска каршы препаратлар һәм башка товарлар керде.

Тыю 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot