news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында реклама бастыруны тыйдылар

Документларның икенче ягына да реклама урнаштыру рөхсәт ителми.

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында реклама бастыруны тыйдылар. “Реклама турында”гы законга кертелгән тиешле үзгәрешләрне Россия Президенты Владимир Путин раслаган.

“Торак бинага һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында, шул исәптән андый документларның икенче ягына да реклама урнаштыру рөхсәт ителми”, - диелгән рәсми-хокукый мәгълүмат интернет порталында.

Искәрмә булып бары социаль реклама һәм белешмә мәгълүматларын бастыру гына санала.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot