news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен субсидия алу кагыйдәләрен кыскарттылар

Россиялеләр субсидия алуга гариза биргәндә үз гаиләсе әгъзаларын мөстәкыйль белдерәчәк.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Россия гражданнары торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләрне кыскартылган кагыйдәләр буенча алачак. Бу хактагы документ Россия Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган һәм Россия Министрлар Кабинеты сайтында чыккан.

“Яңа имзаланган документ буенча кагыйдәләргә кертелгән үзгәрешләр гражданнан гаилә составы турында белешмә таләп итү гамәлдән чыга”, - диелгән карар белешмәсендә.

Россиялеләр субсидия алуга гариза биргәндә үз гаиләсе әгъзаларын мөстәкыйль белдерә алачак, шул ук вакытта вәкаләтле органнар сайлап алып, бу мәгълүматның дөреслеген тикшерү хокукына ия, дип билгеләп үтелә.

Әгәр мәгълүмат дөрес булмаса, бу хакта хокук саклау һәм социаль яклау органнарына хәбәр ителәчәк, диелгән документта.

news_right_1
news_right_2
news_bot