news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россиядә коллектив иммунитет 63,9 процентка җиткән

Шул ук вакытта Россиянең 67 регионында авыручылар саны артуы күзәтелә. Россия Федерациясенең 42 субъектында «омикрон» йоктыруның 1 682 очрагы теркәлгән.

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Covid-19 белән көрәш буенча Координацион советы президиумы утырышында вице-премьер Татьяна Голикова Россиядә коллектив иммунитет дәрәҗәсе 63,9 процентка кадәр җитүен белдерде. 

Шул ук вакытта Россиянең 67 регионында авыручылар саны артуы күзәтелә. Россия Федерациясенең 42 субъектында «омикрон» йоктыруның 1 682 очрагы теркәлгән. Ул моңа кадәр булган штаммнардан тагын да йогышлырак булуы белән аерыла.

«Без дөньяда „омикрон“ штаммы таралуга бәйле ситуацияне игътибар белән күзәтеп тотабыз. Безгә билгеле мәгълүматтан кичәге көнгә соңгы дүрт атна эчендә дөньяда расланган очраклар 11.2 тапкырга артты. Бу бер яктан вирусның үтә дә йогышлы булуын раслый, икенче яктан илләрнең лаборатор мөмкинлекләре артуын күрсәтә», — диде Голикова. 

12 гыйнварда Министрлар Кабинеты белән узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясенең яңа борылышына әзерләнү өчен ике атнадан да артыграк вакыт калмавын әйтте.  

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100