news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кияүгә чыкмаган хатын-кызларга караганда буйдак ир-атлар күбрәк булуы ачыкланган

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыру оештырган.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә кияүгә чыкмаган хатын-кызларга караганда өйләнмәгән ир-атлар күбрәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Россиядә ир-атларның 16 проценты буйдак тормышы белән яши, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар исә 7 процент кына. Өйләнгән ир-атлар да кияүгә чыкмаган хатын-кызларга караганда күбрәк: 54 һәм 47 процент.

Россиялеләрнең яртысы мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәгән. Биредә яшәүчеләр үз парларын күбесенчә дуслары һәм танышлары (30 процент) арасында, шулай ук эштә (20 процент) очрата. Алар уку йортларында (13 процент), паркларда (11 процент), концертларда (6 процент) һәм социаль челтәрләрдә (5 процент) таныша.

Сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең респондент катнашкан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100