Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә килешмәүчеләрне котырту оешмасы юк - Путин
Владимир Путин танылган телетапшырулар алып баручысы Ксения Собчакның сорауларына җавап бирде
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Россиядә вәкиллекле хакимияттән беркем дә оппозиционерларны котыртуны оештыру белән шөгыльләнми. РФ Президенты Владимир Путин бүген матбугат конференциясендә танылган телетапшырулар алып баручысы Ксения Собчакның соравына шулай дип җавап бирде.
“Безнең гамәлләр белән яки ниндидер эчке сәяси мәсьәләләр буенча килешмәгән кешеләргә карата, әйтик, Украинада, Кырымда хакимиятнең рәсми органнарыннан, хакимият органнары вәкилләреннән беркем дә аларга карата котырту эшләре белән шөгыльләнми. Адекват кабул итәргә өйрәнергә кирәк”, - диде В.Путин.
Путин сүзләренә караганда, хакимиятнең рәсми органнарына килгәндә, “бернинди омтылулыр, күрсәтмәләр, бернинди оешма беркайчан да булмады һәм булмаячак та. Шул ук вакытта Европа партнерлары үз территориясенә мәдәният әһелләренең керүен тыя, дип искәртте ул. “Россия хакимиятенең андый позициясе юк һәм беркайчан да булмаячак”, - диде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз