news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә киләсе елны рәсми рәвештә Җиңү елы дип игълан итү тәкъдиме бар

Россия Президентына әлеге тәкъдим белән РФ Дәүләт Думасы депутаты мөрәҗәгать иткән

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең гаделлек яклаучы пенсионерлар партиясе лидеры Игорь Зотов, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, киләсе елны Җиңү елы дип игълан итү тәкъдиме белән чыккан. "Җиңү варислары" халыкара берлеге ярдәме белән Владимир Путин исеменә хат әзерләнгән.

"Безнең күп милләтле халыкның үткәндәге барлык җиңүләрен хәтердә саклап, без 2015 елның 1 гыйнварыннан ук Россиянең спорт, фән, икътисад өлкәләрендәге яңа казанышларын барлый башларга тәкъдим итәбез. Бөтен казанышлар да иҗтимагый интернет-русурсларда теркәлеп барчак. Без ветераннарга Бөек Җиңүнең илкүләм  иң кадерле әйберләрне саклап калуын раслап өлгерергә телибез. Һәм без - җиңүчеләрнең балалары, оныклары  һәм оныкчыклары үзебезнең Ватаныбызны, илебез мәнфәгатьләрен якларга һәм Россиянең куәтен тыныч тормыштагы җиңүләр белән күрсәтергә әзербез. Сезнең 2015 елның 4 декабрендә Федераль Җыенга аталган сүзләрегезгә таянып, "без чорның теләсә нинди өндәвен кабул итәргә һәм җиңәргә әзер", - дип мөрәҗәгать иткән Зотов хатында РФ Президентына.  

Парламентарий хәбәр иткәнчә, Россиянең гаделлек яклаучы пенсионерлар партиясе бу тәкъдим турында Россиянең һәм чит илләрнең күп кенә иҗтимагый оешмалары белән фикерләшкән. Аның сүзләренчә, 2015 елны Җиңү елы дип игълан итү фикерен Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе геройлары клубы хуплаган.

Халык ышанычлысы фикеренчә, Кырым Россиягә әйләнеп кайтканнан соң арткан патриотик рухның югары дәрәҗәдә булуын истә тотып, шулай ук Президент һәм барлык хакимият структураларының бердәм һәм дөрес гамәлләре бәрабәренә, 2015 елны Җиңү елы дип игълан итү мөһим, дип яза дүшәмбе көнне "Известия".  

news_right_1
news_right_2
news_bot