news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә киемнәр сату күләме 90 процентка кимегән

Аналитиклар апрельнең беренче яртысында касса чакларының мәгълүматларын өйрәнгән.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Россиядә апрель аенда киемнәр сату, февраль ае белән чагыштырганда 90 процентка, Мәскәүдә 76 процентка кимегән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россиядә иң зурлардан саналган «Платформа ОФД» фискаль мәгълүматлар операторы тикшеренүенә сылтама белән хәбәр итә.

Компания аналитиклары апрельнең беренче яртысында касса чакларының мәгълүматларын өйрәнеп, алынган мәгълүматларны февральнең шул чоры белән чагыштырган.

«Тулаем алганда, Россиядә апрель аенда сатылган кием-салымның уртача чегы 3805 сум (февральдә — 2140 сум) тәшкил иткән. Акчага күчереп исәпләгәндә, сатулар күләме февральдәгедән 90 процентка кимегән», — дип исәпләп чыгарган аналитиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot