news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләре урнаштырырга ниятлиләр

ЮХИДИ илнең биш төбәгендә үткәрелгән эксперимент нәтиҗәләрен уңышлы дип тапкан.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләре урнаштырырга ниятлиләр. ЮХИДИ илнең биш төбәгендә үткәрелгән эксперимент нәтиҗәләрен уңышлы дип тапкан. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Юл билгеләренең үлчәме 40х40 сантиметрга кадәр кечерәйтелгән. Аерым очракларда аны тагын да киметү (35х35) күздә тотыла. Юл билгеләренең яңа типлары милли һәм дәүләтара ГОСТлар проекты редакциясенә кертелгән, дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

Әлеге идеяне Мәскәү Хөкүмәте күтәреп чыкты, эксперимент 2017 елда нәкъ менә биредә башланып китте. Мәскәү Юл хәрәкәтен оештыру үзәгендә ачыклык кертүләренчә, юл билгеләрен алыштыру урамнарның тышкы күренешен яхшыртуга юнәлдерелгән.

Кечерәйтелгән юл билгеләрен, юлда урын җитмәгән очракта, хәтта йортларга да урнаштырырга мөмкин. Өстәвенә, алар арзанрак та.

Мәскәүдә мондый юл билгеләре 140тан артык урамда куелган инде, быел алар тагын 37 урамда пәйда булачак. Соңрак әлеге эксперимент Санкт-Петербург шәһәре, Владимир, Калининград һәм Саратов өлкәләрендә үткәрелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot