news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә кайбер урам чатларын түләүле итәргә җыеналар

Яңалык Липецк, Түбән Новгород яки Ульяновск шәһәрләрендә сыналырга мөмкин.

Россиядә кайбер урам чатларын түләүле итәргә җыеналар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). "Автонет" Милли технологик инициативасында Россиядә кайбер урам чатларын түләүле ясарга тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгечләр фикеренчә, болай эшләү бөкеләр проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк, чөнки автомобильчеләр маршрутларны һәм сәфәр вакытын җентекләп планлаштырачак.

"Автонет" Стокгольм тәҗрибәсенә таяна. Анда чатларда радарлар һәм камералар урнаштырылган, акча машина йөртүченең банк хисабыннан алына. Нәтиҗәдә, бөкеләр 22 процентка азайган, ә юл-транспорт һәлакәтләре саны ун процентка кимегән.

Тәҗрибәне 2020 елда "Акыллы шәһәр" проекты кысаларында үткәрү планлаштырыла, дип сөйләде оешма вәкиле. Яңалык Липецк, Түбән Новгород яки Ульяновск шәһәрләрендә сыналырга мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot