news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә карабодай ярмасы җитештерү арткан

2020 елның мартында 50,5 мең тонна карабодай ярмасы җитештерелгән.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Мартта Россиядә карабодай ярмасы җитештерү арткан. Бу турыда Росстат хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Россиядә карабодай ярмасы җитештерү агымдагы елның февраль ае белән чагыштырганда 45,8 процентка һәм узган елның мартына караганда 41,1 процентка күбрәк. Макарон 25,9 процентка һәм 20,7 процентка артыграк җитештерелгән. Узган айда нәкъ шушы товарларга ихтыяҗ арткан иде.

«2020 елның мартында 50,5 мең тонна карабодай ярмасы җитештерелгән. 2020 елның февраленә үсеш 45,8 процент тәшкил итте, 2019 елның мартына — 41,1 процент», диелә хәбәрдә. Шул ук вакытта беренче кварталда карабодай җитештерү күләме, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5,7 процентка кимегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100