news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә көзге культуралар чәчү буенча фаразланган күрсәткеч 104 процентка үтәлгән

Татарстанда 2020 ел уңышы өчен көзге культуралар 490 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә 29 ноябрьгә көзге культуралар чәчү 18,2 млн гектар мәйданда башкарылган. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә күрсәтелгәнчә, бу фаразланган мәйданның 104 процентын тәшкил итә. Ведомство мәгълүматлары буенча, узган ел көзге культуралар шул ук вакытка 17,6 млн гектарда чәчелгән булган.

«Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, Татарстанда 2020 ел уңышы өчен көзге культуралар 493,9 мең гектар мәйданда чәчелгән, шул исәптән арыш – 121,1 мең гектарда, бодай – 370,4 мең гектарда башкарылган.

«Октябрь ахырына бодай чәчүлекләренең 80 проценты һәм арышның 79 процентының торышы яхшы дип бәяләнде. Бодай чәчүлекләренең – 15, арыш чәчүлекләренең – 16 проценты канәгатьләнерлек», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, республикада иң күп көзге культуралар Спас районында – анда 21,8 мең гектарда чәчелгән, шулай ук Алексеевск (21 мең гектарда), Әлки (20,7 мең гектарда) һәм Азнакай (20,1 мең гектарда) районнарында да бу культуралар өчен шактый мәйдан бүлеп бирелгән.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел республикада көзге культуралар 577,7 мең гектар мәйданда чәчелгән, шул исәптән бодай – 428,7 мең гектарда, арыш – 126,9 мең, тритикале - 4,9 мең гектарда.

«Әмма язга чәчүлек мәйданнары кимеде – көзге, кышкы һәм язгы чорларда климат шартлары начараю 218,5 мең гектар мәйданда уҗымнарның һәлак булуына китерде. Бу культура чәчүлекләре һәлак булуы аркасында турыдан-туры зыян 1,6 млрд сум тәшкил итте», - диде Фәргать Зиннәтов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100