news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә кәрәзле телефон номерын паспортка тиңләргә тәкъдим итәләр

Шул хактагы закон проектын РФ Хөкүмәте каршындагы цифрлы икътисадны җайга салу буенча эшче төркем караган.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Россиядә кәрәзле телефон номерын паспортка тиңләштерергә җыеналар. Бу турыда «Ведомости» хәбәр итте.

Шул хактагы закон проектын РФ Хөкүмәте каршындагы цифрлы икътисадны җайга салу буенча эшче төркем караган.

«Элемтә турында»гы законга төзәтмәләрдә универсаль идентификаторлар кертергә тәкъдим ителә. Алар кәрәзле телефон номеры буенча читтән торып хезмәт күрсәткәндә Россия гражданинының шәхесен расларга мөмкинлек бирәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot