news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә күп фатирлы йортларда яшәү куркынычсызлыгын арттырачаклар

Россиядә барлыгы 440 мең лифт бар: 130 меңе инде үз вазифасын башкарган һәм алыштыруны таләп ителә.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). 2017 елда Россиядә 18 мең лифт алыштырылачак, шуларның 5 меңе – ашыгыч рәвештә, ягъни тизләтелгән алыштыру контракты нигезендә башкарылачак. Бу хакта Россия Төзелеш министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Сергей Степашин җиткерде, дип хәбәр итә “Российская газета”.

"Бу эш йортлардагы меңләгән кешенең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк", – дип билгеләп үткән Степашин. Сүз күпфатирлы йортларда яшәүче ярты миллион халыкның яңа лифтлардан файдаланачагы турында бара. Йортчыларга лифт алыштырган өчен түләргә кирәкми. Тизләтелгән алыштыру буенча кредит проекты фатир хуҗаларыннан өстәмә финанс чыгымнары сорамый.

Проектта бары 23 төбәк катнаша. Лифтлар алыштыруга бюджеттан тыш 30 млрд. сум акча тоту ниятләнә. Чагыштыру өчен, 2016 елда –12,5 мең, 2015 елда – 9,5 мең лифт алыштырылган.
Россиядә барлыгы 440 мең лифт бар. 130 меңе инде үз вазифаларын башкарган һәм алыштыруны көтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100