news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә күп балалы гаиләләргә ипотека компенсациясе түләнәчәк

Дәүләт ярдәме 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр туган өченче һәм аннан соңгы бала булган гаиләләргә түләнәчәк.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин күп балалы гаиләләргә 450 мең сум күләмендә ипотека кредитларын өлешчә компенсацияләүне күздә тоткан законга кул куйды. Яңа закон Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыккан. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Закон 19 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм Федерация Советы тарафыннан 2019 елның 26 июнендә хупланган.

Дәүләт ярдәме 2019 елның 1 гыйнварыннан алып 2022 елның 31 декабренә кадәр туган өченче һәм аннан соңгы бала булган гаиләләргә түләнәчәк. Шул ук вакытта компенсация түләүләре салымнардан азат ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot