news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә көнбагыш мае һәм шикәр комына бәяләр кимиячәк

Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев продуктларга бәяләрне тотрыклыландыру турындагы килешүләргә кул куйды.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев бәяләрнең кайчан кимиячәге турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Шикәр комының бер килограмм бәясе - 36 сум, көнбагыш маеның - 95 сум. Бу бәяләр 2021 елның беренче кварталы ахырына кадәр гамәлдә булачак», - диде ул.

Министр бәяләрнең биш көн эчендә төзәтелергә тиешлеген, ведомствода инде аларның кими башлаганлыгы турында мәгълүмат булуын әйтте.

Ваклап сатуда өстәмә бәягә салым (НДС) шикәр комына килограммы өчен 46 сумнан һәм бер литр май өчен 110 сумнан теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100