news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә кәгазь СНИЛСны гамәлдән чыгардылар

Россиядә хәзер шәхси счет номеры күрсәтелгән мәҗбүри пенсия иминиятенең(СНИЛС)гадәти кәгазь иминият таныклыкларын бирмәячәкләр һәм алмаштырмаячаклар.

Россиядә кәгазь СНИЛСны гамәлдән чыгардылар
Губайдуллина Гульфия

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Россиядә хәзер шәхси счет номеры күрсәтелгән мәҗбүри пенсия иминиятенең (СНИЛС) гадәти кәгазь иминият таныклыкларын бирмәячәкләр һәм алмаштырмаячаклар. Бу хакта Пенсия фондына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Системаның яңа катнашучылары турында мәгълүмат электрон рәвештә генә сакланачак.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә элек бирелгән таныклыклар элеккечә гамәлдә, дип аңлаттылар һәм аларны алмаштырырга туры килмәячәк.

Барлык үзгәрешләр дә формаль теркәлүгә кагыла һәм пенсия белән тәэмин итүгә берничек тә йогынты ясамаячак, диделәр. Кирәкле мәгълүматны үз эченә алган гадәти белешмәләрне клиент хезмәтендә яки Россия Пенсия фонды идарәсендә алырга мөмкин.

Беренче апрельдә Владимир Путин шәхси исәпкә алуның мәгълүмат базасын куллану юнәлешләрен киңәйтү турында Федераль законга кул куйды.

Документтан күренгәнчә, Россия Пенсия фонды ил территориясендә даими яки вакытлыча булган һәр Россия гражданины һәм чит ил кешесе өчен шәхси шәхси счет ача. Счетның иминият номеры Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алганда физик зат идентификаторы булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot