news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә җитештерелгән дарулар өлеше 50 процент тәшкил итәргә тиеш, дип саный Д.Медведев

РФ Президенты Россиядә җитештерелгән дарулар өлешен 5 елда 25 процентка арттырырга, ә 10 елда – 50 процентка кадәр дигән бурыч куйды

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). РФ Президенты Дмитрий Медведев Федераль Җыенга Юлламасында сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү һәм сәләмәт яшәү рәвешен пропагандалау өстенлекләрен билгеләде.
Аның фикеренчә, халыкны сыйфатлы һәм бик кыйммәт булмаган бәядән дарулар, шулай ук авыруларны кисәтү һәм дәвалау технологияләре белән тәэмин итү бик мөһим. “Хәзерге демографик шартларда аның әһәмияткә ия булуын искәртү артык”, - дип билгеләп үтте ул.
Россиядә җитештерергә кирәкле стратегик әһәмияткә ия дарулар исемлеге билгеле, диде Президент. Беренчедән, сүз кыйммәтле дарулар турында бара. Аерым алганда, йөрәк-кан тамырлары патологиясен һәм онкология авыруларын дәвалый торган препаратлар күздә тотыла. Россия фармакологиясенә авырулар вакытында дәвалана алсын өчен 50дән артык шундый препарат чыгарырга туры килә. Якын арада салкын тию һәм грипп кебек киң таралган авыруларны дәвалауда кулланыла торган даруларны җитештерү күләме арттырылачак.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, Россия компанияләре дөнья базарында ихтыяҗ булган препарат һәм технологияләр җитештерергә сәләтле, ә моның өчен алдынгы чит ил җитештерүчеләре белән партнерлыкны үстерергә кирәк. Дару һәм җиһазлар җитештерүгә дәүләт сатып алулары буенча стимуллаштыру каралган.
РФ Президенты Россиядә җитештерелгән дарулар өлешен 5 елда 25 процентка арттырырга, ә 10 елда –50 процентка кадәр дигән бурыч куйды.
Президент дарулар белән эшләү тәртибен һәм куркынычсызлык таләпләрен җайга сала торган закон проектын эшләргә һәм Дәүләт Думасына кертергә боерды. “Без кешеләрне ялган дарулардан сакларга тиеш”, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев.
Бу елның августында Россиядә соңгы 15 елда беренче тапкыр халык саны арту теркәлде, дип билгеләп үтте Президент. Ул әлегә 1 мең кешегә генә, әмма барыбер үсеш дигән сүз. Мондый уңышка барыбызга да таныш “Сәламәтлек” илкүләм проекты һәм яңа демография сәясәте нәтиҗәсендә ирешелде. Бу юнәлешләр буенча эш дәвам итәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100