news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә җитештерүчеләрне азык-төлекне витаминнар белән баетырга мәҗбүр итәчәкләр

Әлеге карар 2030 елга кадәр илдә азык-төлек продукцияләренең сыйфатын күтәрү стратегиясен тормышка ашыру кысаларында кабул ителер дип көтелә.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиянең Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ипи, су, сөт продукцияләре җитештерүчеләрне үз товарларын йод, витаминнар һәм башка микроэлементлар белән баетуны мәҗбүри итәргә мөмкин, дип яза “Известия”. Бүген шундый азык-төлекләр исемлеге тәгаенләнә.

Әлеге карар 2030 елга кадәр илдә азык-төлек продукцияләренең сыйфатын күтәрү стратегиясен тормышка ашыру кысаларында кабул ителер дип көтелә. Ә бу тәкъдимне үз чиратында, Роспотребнадзорга Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән булган, чөнки 2018 елда Россиядә йодка кытлыктан килеп чыгучы авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән закон проектлары әзерләнә башлаячак.

Витаминнар белән баетылырга тиешле азык-төлек исемлеген иңбаштан Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы төзи, ә Сәламәтлек саклау министрлыгы аны тикшереп, расларга тиеш булачак. Бүгенгә бу исемлеккә ипи, яшелчәләр, дөгене кертергә тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100