news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ит һәм балык бәясе артканнан-арта

Шул ук вакытта яшелчә һәм йомырка бәяләре төшкән

  (Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә ит, сыер мае һәм балык бәясе арта, яшелчәләрнең бәясе төшә, әмма бәяләрнең кинәт үзгәрүе теркәлмәгән. Бу хакта Хөкүмәт комиссиясенең азык-төлек базарында бәяләр мониторингы буенча РФ Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович үткәргән утырыш нтиҗәләре буенча белдерде.
РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре докладларына караганда, бәяләрнең үзгәрүе сезонда бәрәңге, кишер, кәбестә, суган бәясе төшүгә бәйле. Кош һәм сыер ит ,сыер мае, дуңгыз ите һәм балык бәяләре арту күзәтелә. Бәяләрнең кинәт үзгәрүе теркәлмәгән.
Сыер һәм кош ите бәясе 2,5 процентка арткан, балык – 1,4 процентка. Сөт продукциясе сизелерлек артмаган. Шул ук вакытта яшелчәләр бәясе 1,7 процентка төшкән, йомырка – 4,8 процентка.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100