news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Ислам дине кабул ителү датасын билгеләү мәсьәләсе әлегә ачык килеш кала

ТР Президенты сүзләренчә, аны тәгаенләгәндә төрле юнәлештә тарихи фактлар буенча мәгълүматлы галимнәр фикеренә таянырга кирәк

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенең 1121 еллыгы уңаеннан уздырылган Изге Болгар җыены программасына ярашлы рәвештә, Спас районы мәдәният йортында “Россиядә Ислам: тарих һәм хәзерге заман” темасына “түгәрәк өстәл” булды. Анда Татарстан җитәкчелеге һәм дини даирә башлыклары киңәш-табыш итте.

Аерым алганда, сөйләшүдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм республиканың башка рәсми кешеләре, шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөселманнарының Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман Исхакый һәм Дагстан, Чечня һәм Россиянең башка төбәкләре мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләре, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге вәкаләтле вәкиле, Мәскәү шәһәре, Татарстан, Башкортстан, Дагстан Республикалары фәнни җәмәгатьчелеге катнашты.

“Түгәрәк өстәл” утырышында билгеләп үтелгәнчә, Идел буе Болгар дәүләте нәкъ менә шушы җирдә Ислам динен дәүләт дине буларак кабул иткән, бу исә дипломатик яктан әлеге дәүләтне мөселман иле итеп тануга китергән, социаль-икътисади үсешенә зур этәргеч биргән һәм, нәтиҗәдә, Ислам дөньясы чикләрен Урта Иделгә кадәр киңәйтеп, цивилизацияле дөньяга зур ил ачылган. Ислам таралышын хәзерге Россия киңлегендә караганда, ул VII гасырның 40 нчы елларында ук хәзерге Дагстан территориясендә тарафдарларын тапкан, бер үк вакытта Идел буенда Хәзәр каганатына Ислам Урта Азия аша үтеп тарала барган... Аннан соңгы чорларда хәзерге Россия территориясендә Ислам уртак рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне формалаштыру факторларының берсе була алды, мөселманнар Россия цивилизациясенең үсешенә сизелерлек өлеш кертте, дип билгеләп үтелде утырышта.

Шундый югары дәрәҗәдә сөйләшү оештырылу исә Россиядә Ислам дине кабул ителүне Россия Федерациясенең рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертү турында Татарстанның тәкъдим кертүенә дә мөнәсәбәтле. Ислам Дагстанда алданрак таралган саналса да, Идел буе Болгар дәүләтендә ул дәүләт дине буларак кабул ителгән һәм танылган. Хәзер илдәге мөселман оешмалары арасында конструктив сөйләшүләр билгеләнгән, руханилар, дәүләт вәкилләре һәм җәмәгатьчелекнең уртак тырышлыгы мөселман өммәтен консолидацияләүгә, Россия җәмәгатьчелегендә Исламның ролен һәм урынын танырга этәргеч бирәчәк карарлар кабул итәргә булышачак, дигән фикер белдерелде анда. Р.Миңнеханов сүзләренчә, истәлекле датаны билгеләргә кирәк, аны тәгаенләгәндә исә төрле юнәлештә тарихи фактлар буенча мәгълүматлы галимнәр фикер-карашына, анализына таянырга, гомумән, бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Шуңа күрә, Россиядә Ислам дине кабул ителү датасын билгеләү мәсьәләсе әлегә ачык килеш кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot