Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә ишегалды территорияләренең бердәм реестры булдырылачак
Һәр кулланучы төзекләндерүдә мохтаҗ объектларны үзе сайлый алачак.
(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Россиядә беренче тапкыр барлык ишегалды һәм башка иҗтимагый территорияләрнең инвентаризациясе булачак. Алар турындагы мәгълүмат торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасындагы махсус электрон реестрга теркәләчәк. Бу хакта Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы җиткерде, дип яза “Российская газета”.
Министрлыкта хәбәр ителгәнчә, бу яңалык гражданнарга шәһәр мохитенә йогынты ясарга мөмкинлек бирәчәк. Реестрда һәр Рунет (рус интернеты) кулланучысы, аның фикеренчә, төзекләндерүдә мохтаҗ объектларны үзе сайлый алачак. Шунда ук башкарылган эш сыйфатын тикшереп торырга һәм бәяләргә мөмкин.
"Системада илдә беренче ишегалды һәм иҗтимагый территория реестры булдырыла. Һәр объектка уникаль идентификатор бирелә", – диде илнең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Михаил Евраев.
Хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында торак фонды турында белешмә, коммуналь хезмәтләр исемлеге һәм аларның бәясе тәкъдим ителгән. Аны ясаучылар ел ахырына кадәр дәүләт мәгълүмат системасына күпкатлы парковка, балалар һәм спорт мәйданчыкларны да кертергә вәгъдә бирә. Яңа реестрда хәтта фонтан, чәчәк клумбалары, эскәмия, фонарь һәм пандуслар турындагы мәгълүмат та булдырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз