Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә исерек машина йөртүчеләрне тикшерүдә яңа кагыйдә керде
Моңа кадәр машина йөртүченең организмында алкоголь күләме промилледә билгеләнде.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Машина йөртүченең бер литр канында 0,3 граммнан артык спирт табылган очракта, административ җаваплылыкка тартуны күздә тоткан законга бүген яңа төзәтмәләр үз көченә керде. Бу хакта «Известия» яза.
Моңа кадәр машина йөртүченең организмында алкоголь күләме промилледә билгеләнде.
Басма мәгълүматлары буенча, яңа алым элеккегесе белән бергә кулланылачак һәм аны гамәлдән чыгармаячак. Ул юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге кимчелекләрне бетерер дип көтелә.
- Исерек хәлдә рульгә утырган өчен хәзер ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз