news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ипотеканың уртача күләме 4 миллион сумга якынлашып килә

Моның сәбәбе – күчемсез милекнең кыйммәтләнүе һәм «инвестицион» фатирлар өлешенең кимүе.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә октябрь аенда ипотека кредитының уртача күләме сентябрь белән чагыштырганда 4,5 процентка — 3,74 миллион сумга кадәр арткан.

Моның сәбәбе — күчемсез милекнең кыйммәтләнүе һәм «инвестицион» фатирлар өлешенең кимүе. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Эквифакс» кредит тарихлары бюросы үткәргән тикшеренүгә сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, октябрьдә россиялеләр банклардан уртача 3,74 миллион сум акча алган, сентябрь аенда ул 3,58 миллион сум тәшкил иткән.

«Ипотека кредитының уртача күләме арту, беренче чиратта, күчемсез милекнең бәясе күтәрелү һәм инвестиция максатында сатып алына торган фатирлар өлеше кимү белән бәйле», — дип ачыклык кертте компаниянең генераль директоры Олег Лагуткин.

Тикшеренүдән күренгәнчә, әлеге процессларның йогынтысы акрынлап кими, шунлыктан алга таба шулар хисабына кредитның уртача күләме дүрт миллион сумнан артып китүе шикле. Хәер, кайбер төбәкләр бу чикне узып киткән инде — халкы миллионнан арткан күп кенә шәһәрләрдә уртача сумманың күләме инде 6,5 миллион сумга җиткән һәм җиде миллион сумга якынлашып килә, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot