Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ипотека кыйммәтләнәчәк
Фаразлар буенча, яңа төзелешләргә ипотека ставкалары 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә тирбәләчәк, ә икенчел базарда тугыз-ун процентка кадәр күтәреләчәк.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Якын арада яңа төзелешләргә һәм икенчел базарда ипотека ставкалары артырга мөмкин, дип кисәтте «Открытие Research» идарәче директоры Константин Енин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Ипотека ставкасын арттыру айлык түләүнең үсешен тәэмин итәчәк», — ди белгеч.
Енин фаразлары буенча, ел азагына Үзәк Банкның төп ставкасы артканда, яңа төзелешләргә ипотека ставкалары 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә булачак, ә икенчел базарда тугыз-ун процентка кадәр күтәреләчәк.
Үзәк Банк 23 апрельдә төп ставканы 0,5 процент пунктына — еллык 5 процентка кадәр арттырды. Бу 2014 елның декабреннән максималь үсеш адымы. Күрсәткеч артканнан соң, Россия банклары кертемнәргә процент ставкаларын күтәрә башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз