Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә ипотека кредитының уртача күләме кимегән
Күрсәткечнең соңгы тапкыр кимүе узган елның ноябрь аенда булган.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Июль аенда Россиядә ипотека кредитының уртача күләме июнь белән чагыштырганда 4,2 процентка кимегән һәм 3,11 миллион сумга калган. «РИА Новости» агентлыгы хәбәр иткәнчә бу — күрсәткечнең узган елның ноябрь аеннан беренче тапкыр кимүе.
«2021 елның июль аенда бирелгән ипотека кредитларының уртача күләме 3,11 миллион сум булган. Узган рекордлы ай белән чагыштырганда, ипотека кредитының уртача чегы 4,2 процентка кимегән. Күрсәткечнең кимүе 2020 елның ноябреннән беренче тапкыр теркәлде», — дип аңлаткан аналитиклар. Шул ук вакытта ноябрь аенда ул күрсәткеч 0,7 процентка гына кимегән булган.
Июль аенда торак кредитының уртача күләме Саратов (-15,9%), Чиләбе (-14,2%), Түбән Новгород (-13,7%) һәм Кемерово (-12,2%) өлкәләрендә, шулай ук Татарстанда (-10,7%) кимегән.
Шул ук вакытта Россиянең кайбер субъектларында күрсәткеч, киресенчә, арткан. Удмуртиядә (+20,7%), Оренбург (+11,5%), Иркутск (+4,0%) һәм Воронеж (+3,7%) өлкәләрендә арту күзәтелә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз