news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ипотека кредиты арзанайган

Ипотека буенча уртача срок өч ай ярым айга үсте — максималь 20,3 елга кадәр.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Июньдә Россиядә ипотека буенча уртача еллык ставка тарихи минимумга — 7,07 процентка кадәр кимегән.

Регулятор хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, күрсәткеч 0,23 процентка кимегән. 2018 елның гыйнварыннан башлап, ул иң минималь сан. Бу хакта Россия Банкы мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

2019 елның апреленнән ипотека буенча уртача ставка тотрыклы кими. Ул вакытта еллык ставка 10,56 процент тәшкил иткән.

Шул ук вакытта ипотека буенча уртача срок өч ай ярым айга үсте — максималь 20,3 елга кадәр. 2020 елның октябреннән бу күрсәткеч тотрыклы үсә. Ул вакытта ул 18,2 елга якын тәшкил иткән.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Федераль монополиягә каршы хезмәткә илдә торакка бәяләрнең сизелерлек артуы белән бәйле вәзгыятьне өйрәнергә йөкләмә бирде.

Дәүләт башлыгы Төньяк Осетиядә торак бәясе 30 процентка, Орлов өлкәсендә 19,7 процентка, Адыгеяда 19,3 процентка, Амур өлкәсендә торак 18,6 процентка, Рязань өлкәсендә 17,6 процентка кыйммәтләнүе турында мәгълүмат китерде.

«Анда ниләр барганын карарга кирәк. Бу бәяләр арту гына түгел — бу сизелерлек үсеш. Әйтик, Ерак Көнчыгышта торакка бәя артуы аңлашыла. Әмма Европа өлешендә — 30 процент, 20 процент!» — диде Россия лидеры.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100