news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә "ипотека каникулы" турындагы закон үз көченә керде

"Ипотека каникуллары" авыр тормыш хәлендә калган заемчыларга биреләчәк.

(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). Бүгеннән Россиядә "ипотека каникулы" турындагы закон үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"Ипотека каникуллары" авыр тормыш хәлендә калган заемчыларга биреләчәк.

Шундый очраклар дип проектны оештыручылар эшне югалтуны, I яки II төркем инвалид булуны, тәрбиядә гаиләнең эшкә яраксыз әгъзалары булган якын туганының үлемен, ике айдан да күбрәк вакытлыча эшкә яраксызлык, шулай ук бурычка алучының яки аның иренең хезмәт хаклары яки кереме алдагы айдагыдан 30 проценттан артыгракка кимүен саный.

Кредит күләме 15 млн сумнан артмаган заемчылар гына паузадан файдалана ала. "Каникуллар" ярты елга сузыла, алар вакытында түләүләрне туктатып яки аларның күләмен киметергә була. Моннан тыш, бу вакытта бурычка алучының залогка тапшырылган бердәнбер торагын тартып алырга ярамый.

"Ипотека каникуллары" вакытында түләүләрнең булмавы бурычка алучының кредит тарихының мәгълүмат өлешенә кертелмәве турында мәгълүмат.

news_right_1
news_right_2
news_bot