news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә инвалидлыкны раслау тәртибен гадиләштерү турында законны хупладылар

Закон 2020 елның 1 июленнән үз көченә керергә тиеш.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Федерация Советы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә инвалидлыкны раслаучы кәгазь белешмәләрдән баш тартырга мөмкинлек бирәчәк закон проектын хуплады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Закон Инвалидлар федераль реестрының яңача эшли башлавы белән бәйле. Пенсия фонды электрон документларны тапшыру өчен җаваплы булачак. Бушлай хезмәт күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, инвалидлар өчен парковка урыннары алу процедурасы да гадиләштереләчәк.

Хәзер региональ һәм муниципаль хакимият Бердәм реестр мәгълүматларына нигезләнеп, тиешле карарлар кабул итәчәк. Базада кирәкле мәгълүматлар булмаса, гражданнар кәгазь документлар тапшыра ала.

Закон 2020 елның 1 июленнән үз көченә керергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100