news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә инвалидлыкны билгеләү процедурасы гадиләштереләчәк

Конкрет авырулар өчен медицина тикшеренүләре исемлеге төзеләчәк.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә инвалидлыкны билгеләү өчен медицина-социаль экспертиза узу процедурасы гадиләштереләчәк. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, медицина оешмаларыннан документларны медицина-социаль экспертиза бюросына гражданин катнашыннан башка гына тапшырачаклар.

Моннан тыш, Хезмәт һәм социаль яклау, Сәламәтлек саклау министрлыклары конкрет авырулар өчен медицина тикшеренүләре исемлеген бергәләп төзиячәк.

Ведомство шулай ук медицина оешмалары белән хезмәттәшлекне электрон документлар әйләнеше режимына күчерү юнәлешендә дә эшли, дип өстәде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot