news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә инвалидлык алу кагыйдәләрен гадиләштерәләр

Документларны дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштереп булачак.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев якын арада Россиядә инвалидлык алу кагыйдәләрен гадиләштерү турындагы карарны имзалаячагын әйткән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

"Якын арада кешене инвалид дип тану кагыйдәләрен үзгәртә торган карарны имзалыйм. Срокларны кыскартабыз һәм рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерәбез. Бу бик мөһим карар. Без этаплап электрон документ алмашуга күчәбез", - дигән Медведев.

Бу инвалидлык рәсмиләштергәндә төрле инстанцияләргә йөрүне киметү, өстәмә кәгазьләр җыюны бетерү өчен эшләнә. Барысын да дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләп булачак, дигән Медведев. 

news_right_1
news_right_2
news_bot