Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә инфляция икенче атна рәттән ноль дәрәҗәсендә тора
Беркадәр продуктларга бәя күтәрелсә дә, кайбер товарлар арзанайган.
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Россиядә инфляция икенче атна рәттән ноль дәрәҗәсендә тора. Росстат мәгълүматлары буенча, бәяләр ел башыннан 1 процентка күтәрелгән, ә март башыннан үсеш 0,1 процент тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Узган атнада сыер мае, казылык, сосиска, арыш ипие һәм аракыга бәяләр 0,2-0,3 процентка арткан. Шул ук вакытта карабодай ярмасы 1 процентка, шикәр комы 0,8 процентка, тавык ите һәм көнбагыш мае 0,5 процентка арзанайган.
Бензинга бәяләр 0,1 процентка күтәрелгән, ә дизель ягулыгы 0,1 процентка төшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз