news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә җинаять җаваплылыгына 12 яшьтән тарта башларга ниятлиләр

Дәүләт Думасында авыр җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тарту яшен киметергә тәкъдим иткәннәр.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Дәүләт Думасында авыр җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тарту яшен киметергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта “Известия” җиткерә.

Россиядә Җинаять Кодексының 2нче бүлеге 20нче маддәсенә тиешле үзгәрешләр кертүне Дәүләт Думасының гражданнар җәмгыяте үсеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Иван Сухарев тәкъдим иткән.

Аның сүзләренчә, соңгы вакытта балигъ булмаганнар кылган җинаятьләр ешаеп киткән. Алар, Җинаять Кодексы буенча җаваплылыкка тартылу яше җитмәве аркасында, кылган җинаятьләре өчен тиешле җәза алмый кала.

Канундагы үзгәрешләргә үтерү, көчләү, шулай ук террористик характердагы җинаятьләр керәчәк.

Эчке эшләр мәгълүматлары буенча, 2017 елның гыйнварыннан июль аена кадәр җинаять кылган 23,242 мең балигъ булмаган яшүсмер тоткарланган. Балигъ булмаганнарның һәр икенче җинаяте төркем составында кылынган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100