news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ил чигеннән чыгу өчен салым кертергә тәкъдим итәләр

Тәкъдим белән бизнес-патриотизмны үстерү буенча «АВАНТИ» эшмәкәрләр ассоциациясе чыкты.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия чикләрен чыкканда 500 сум күләмендә салым алырга тәкъдим итәләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тәкъдим белән «АВАНТИ» бизнес-патриотизмны үстерү буенча эшмәкәрләр ассоциациясе чыкты. Оешма әлеге мөрәҗәгатьне Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы Рәисләре Вячеслав Володин һәм Валентина Матвиенкога, шулай ук Ростуризм җитәкчесе Олег Сафоновка юллаган.

Документ авторлары фикеренчә, салым нигезендә «чагыштырмача кыска вакыт эчендә Россиянең туристлык тармагын яңартырга һәм аның дөньякүләм конкурентлыгын арттырырга мөмкинлек бирә».

Ассоциациядә катнашучылар туристлык тармагының интенсив үсешенә карамастан, чит илдә ял итүче Россия гражданнарының саны арта баруын, артуның шул исәптән үзебезнең туристлык хезмәтләренең сыйфаты аларның бәясенә туры килмәү аркасында да булуын искәртә. Әлеге проблеманы хәл итү өчен өстәмә финанслау кирәклегенә ышаналар.

«АВАНТИ» әгъзалары үз идеяләрен дөнья тәҗрибәсенә таянып нигезләүләрен җиткерә. Илдән чыгу салымы Япониядә, шулай ук кайбер төр җыемнар Индонезия, Һиндстан, Израиль, Коста-Рика, Перу һәм кайбер башка дәүләтләрдә бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100