Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә икмәк 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин
Эре азык-төлек ритейлерларының күбесе товар җибәрүчеләрдән сатып алу бәяләре арту турында кисәтү алган
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Быел Россиядә, бөртеклеләрнең иң югары уңышы җыеп алынуга карамастан, якын арада икмәк бәясе 10 процентка артырга мөмкин, дип яза "Коммерсантъ".
Басмага мәгълүм булганча, эре азык-төлек ритейлерларының күбесе товар җибәрүчеләрдән сатып алу бәяләре арту турында кисәтү алган. Эшкәртүчеләр кыйммәтләнүне ашлык, он, шикәр комы, чит ил чималы, төрү материаллары һәм транспорт чыгымнары артуга бәйләп аңлата. Долларга бәйле бодай бәясе алга таба да, бәясен югалтучы рубль артыннан күтәрелә генә барачак, дип кисәтә экспертлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз