news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә идеаль пенсия күләмен атадылар

Сораштыруда катнашучыларның 52,3 проценты 15 мең сум чамасы пенсиягә яшәвен әйткән.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге 35-40 мең сум күләмендә пенсия алырга тели. Сораштыруда катнашучыларың нибары бер проценты гына, 25 мең сум да җитә, дип белдергән. Бу хакта РИА Новости Webbankir онлайн-халык фикерен өйрәнү үзәге тикшеренүе нәтиҗәләренә таянып яза.

Респондентларның 46,6 проценты 45 меңнән ким булмаган күләмдә пенсия алырга теләк белдергән. Сораштыруда катнашучыларның 29,1 проценты 30 меңгә канәгать. 22,1 проценты аена 45 меңнән күбрәк кирәк, дип җавап биргән. Шул ук вакытта бер проценты гына 25 мең сум чигендәге пенсиянең дә үзенә җитүен искәрткән.

Мәскәүдә яшәүчеләр иң күп пенсия дәгъвалый: респондентларның 44 проценты пенсиясенең 45 мең сум күләмендә булырга тиешлеген белдерсә, 38,5 проценты, аннан да күбрәк булсын дип белдергән.

Сораштыруда катнашучыларның 52,3 проценты 15 мең сум чамасы пенсиягә яшәвен әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100