news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Җиңү парады көне ял булырга мөмкин

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан парад 24 июньдә узачак.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Җиңү парады көне ял итеп игълан ителергә мөмкин. Бу хакта президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Мин әлегә бу сорауга җавап бирергә әзер түгел, әмма шулай булырга мөмкинлеген фаразлый алам», — диде ул журналистларга.

24 июньгә Мәскәүдә чикләү чараларын бетерү мөмкинлегенә килгәндә, Песков бер ай эчендә шәһәрдә COVID-19 белән белән бәйле вазгыять үзгәрәчәк һәм хакимият «тиешле төзәтмәләр» кертәчәген әйтте.

Элегрәк Владимир Путин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан коронавирус таралу аркасында кичектерелгән парадның 24 июньдә — 1945 елда Кызыл мәйданда «җиңүчеләрнең тарихи парады» узган көнне узачагын игълан итте. «Үлемсез полк»ны 26 июльдә уздырырга планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot