news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә иң куркыныч йогышлы авырулар исемлеге билгеле

Беренче урында гепатит тора.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Елена Малинникова Россиянең өлкән яшьтәге халкы өчен аеруча куркыныч тудыручы йогышлы авыруларны атады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә беренче урында гепатит тора.

«Хәзерге вакытта заманча дәвалау алымнарын тикшерү актив барса да, бу - безнең беренче проблемаларыбызның берсе. Инфекциягә каршы көрәш тулы куәткә бара», — диде Елена Малинникова.

Куркыныч дәрәҗәсе буенча икенче урында кызамык — авыруга каршы вакцина ясалуга карамастан, Россиядә аның белән авыручылар саны арта.

«Әлегә хәл ителмәгән, әмма хәл ителерлек проблема кала, ул — ВИЧ», — дип йомгак ясады Елена Малинникова.

news_right_1
news_right_2
news_bot