news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә иң күп санлы милләт һәм телләр — исемлек

Россия халыклары арасында телләр рейтингында татар теле икенче урында тора.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россиядә яшәүче милләтләр арасында сан ягыннан иң күп булып руслар, татарлар, украиналылар, чувашлар, чеченнар, әрмәннар санала. Әлеге халыкларның сан ягы бер миллионнан артып китә.

Бу мәгълүматлар белән Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы президиумы әгъзасы, Россия Фәннәр Академиясенең этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин бүлеште.

Россия Юстиция министрлыгында теркәлгән мәгълүматлар буенча, дини оешмалар рейтингын түбәндәгеләр тәшкил итә.

Беренче урында христианнар, икенчедә протестантлар, аннан мөселманнар.

Россия халыклары арасында телләр рейтингында татар теле икенче урында тора. Беренчедә рус, өченчедә чечен, дүртенчедә башкорт, беренче бишлекне украина теле алып тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100