Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә җиңел автомобильләр паркының уратача яше 12,5 елны тәшкил итә
Россиянең иң яшь җиңел автомобильләр паркы Татарстанда урнашкан.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Россиядә җиңел автомобильләр паркының уратача яше 12,5 елны тәшкил итә. 2017 елның 1 июленә бирелгән әлеге мәгълүматларны Россия транспорт чаралары паркы торышын тикшергән "Автостат" аналитик агентлыгы тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
Иң яшь парк Татарстанда урнашкан. Республикада автомобильләр паркының уратача яше 9,2 елны тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча Татарстан икенче урында торган Мәскәүне (9,8 ел) узып киткән. Өчлекнең ахырында Ханты-Манси автономияле округы (10 ел) тора.
Санкт-Петербург, Пермь крае, Самара өлкәсе һәм Мәскәү өлкәсендә уртача парк яше бераз гына зуррак, әмма 10,5 елдан артык түгел. Гомумән алганда, Россиянең 29 төбәгендә әлеге күрсәткеч, ил буенча чагыштырганда, түбәнрәк, дип белдерә аналитиклар. Белгород өлкәсендә һәм Ингушетиядә ул гомумроссия күрсәткеченә – 12,5 елга туры килә.
Калган төбәкләрдә паркларның уртача яше югарырак. Илнең иң өлкән паркы Ерак Көнчыгышта урнашкан. Җиңел машиналарның иң зур уратача яше Камчаткага (21,4) карый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз