news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә хезмәт кенәгәләрен электрон форматка күчерергә җыеналар

2021 елның 1 гыйнварыннан эштән азат итү һәм эшкә кабул итү фактлары "икенче көн" режимында теркәләчәк, диде Максим Топилин.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Россия Хөкүмәтенә электрон хезмәт кенәгәләре турындагы закон проектын кертте. Бу турыда хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин әйткән. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

«Электрон хезмәт кенәгәсе турындагы закон проектын Хөкүмәткә керттек. Эш бирүчеләр белән ике фикер каршылыгы калды. Хәзер бу мәсьәләгә тукталмыйбыз, без хезмәттәшләр белән сөйләшүләр алып барачакбыз», — диде Максим Топилин Россия Пенсия фонды идарәсенең йомгаклау утырышында.

Аның сүзләренчә, алга таба һәр зат турындагы хисап законына үзгәрешләр кертеләчәк. «Барысы да план буенча барса, 2020 елдан тест режимында ай саен мәгълүмат биреләчәк», — диде Максим Топилин.

2021 елның 1 гыйнварыннан башлап, эш бирүчеләр эштән азат итү һәм эшкә кабул итү турындагы белешмәне "вакыйгадан соң икенче көн" режимында теркәячәк, дип ачыклык кертте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot