news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хезмәт хакын түләмәгән өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итәләр

Хезмәт хакын ике айдан артык түләмәгән өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

(Казан, 5 февраль , «Татар-информ»). Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе әгъзалары Тикшерү комитетына һәм Эчке эшләр министрлыгына хезмәт хакын түләмәгән өчен җинаять җәзасын катгыйландыру мөмкинлеген карауны йөкләделәр. Бу хакта «Известия»гә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Хезмәт хакын ике айдан артык түләмәгән өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный. Әгәр тоткарлану нәтиҗәләре авыр дип квалификацияләнә икән, аңа юл куйган эш бирүчегә ун елга кадәр колония каралырга мөмкин.

Эчке эшләр министрлыгында басмага ведомство бу мәсьәлә буенча үз позициясен Тикшерү комитеты эшләгәннән соң формалаштырачак, дип белдерәләр.

Хәзер, ким дигәндә, ике айлык хезмәт хакын өлешчә түләмәгән өчен, бер елга кадәр, ә тулысынча түләмәгәндә өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Бу хокук бозулар өчен шулай ук 500 мең сумга кадәр штрафлар, җәмәгать эшләре һәм биш елга кадәр дисквалификация каралган. Шул ук вакытта закон җитәкче хезмәткәрләргә хезмәт хакын мәкерле яки шәхси мәнфәгатьләрдән чыгып күчермәгән очракта гына җәза бирелергә мөмкин, дип белдерә.

Әгәр мондый җинаять беренче тапкыр кылынса, эш бирүче, җинаять эше кузгатылганнан соң ике ай эчендә барлык бурычларны түләп, җаваплылыктан котылырга мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100