news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Казан 27нче урында

2019 елның беренче ярты еллыгында Казанда уртача хезмәт хакы 39,5 мең сум тәшкил иткән.

Россиядә хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Казан 27нче урында
архив/Владимир Васильев

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Хезмәт хакы буенча Россия шәһәрләре рейтингында Казан 27нче урынны алды. Тикшеренү нигезендә, Татарстан башкаласында 2019 елның беренче алты аенда уртача хезмәт хакы 39,5 мең сум тәшкил итә. Тиешле рейтингны РИА Новости бастырып чыгарды.

«Россиянең миллион кеше яши торган 15 шәһәренең унөчендә реаль хезмәт хакы Россиядәге уртача хезмәт хакыннан югарырак. Әйтик, Красноярскида уртача хезмәт хакына 2,5, Уфада — 2,31, Екатеринбургта — 2,28 һәм Казанда 2,27 кулланучы җыелмасын сатып алырга мөмкин», - диелә хәбәрдә.

Рейтингта барлыгы Россиянең 100 шәһәре тәкъдим ителгән. Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлар бишлегендә - Мәскәү (96,9 мең сум), Көньяк Сахалин (90,6), Салехард (88,0), Сургут (75,8) һәм Ханты-Мансийск (71,6). Исемлекне Шахта (26,6) йомгаклый.

Татарстан Икътисад министрлыгында әйтүләренчә, РИА Новости рейтингында Казан буенча уртача айлык хезмәт хакы 13 процентка киметеп китерелгән. Казанда уртача хезмәт хакы 13 процентны исәпкә алып, 45 380 сум тәшкил итә.

«Шул ук вакытта Татарстан Республикасы буенча уртача хезмәт хакы 36 096 сум тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында Пермь краеннан кала икенче урында тора. Анда хезмәт хакының уртача дәрәҗәсе төньяк территорияләргә караган коэффициентларны арттыру хисабына югарырак», - дип хәбәр иттеләр Министрлыкның матбугат хезмәтендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100