news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хезмәт хакы арткан

Россиядә 2019 елның августында уртача айлык хезмәт хакы 44,961 мең сум тәшкил иткән.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Росстат мәгълүматларына караганда, августта Россиядә реаль хезмәт хакы 2,4 процентка арткан. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

«Россиядә 2019 елның августында уртача айлык хезмәт хакы 44,961 мең сум тәшкил итте. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда - 6,8 процентка, 2019 елның гыйнвар - август айларында 7,2 процентка артты», - диелә документта.

Узган айда Росстат августта реаль хезмәт хакы үсеше якынча 3 процентка артуы турында белдерде. Июль белән чагыштырганда, августта реаль хезмәт хакы 3,3 процентка кимегән. Гыйнвар-август айларында реаль хезмәт хакы 2,2 процентка арткан.

2019 елга Икътисади үсеш министрлыгының рәсми фаразы буенча, Россиядә реаль хезмәт хакы 1,5 процентка артачак, дип күзаллана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100