news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә халыкны дүрт көнлек эш атнасына күчерергә тәкъдим итәләр

Эш атнасын кыскарту нәтиҗәсендә хезмәткәрләрнең агымдагы эш хаклары сакланырга тиеш, дип искәртәләр Россия бәйсез профсоюзлар федерациясендә.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына дүрт көнлек эш атнасына күчү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Российская газета» Россия бәйсез профсоюзлар федерациясенең рәсми сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Мондый күчешнең өстенлекләрен дәлилләү сыйфатында Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте һәм Head Hunter сервисы тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре китерелә. Әлеге тикшеренүдә эш атнасын кыскарту илдә хезмәт законнарын оптимальләштерү буенча иң популяр идеяләр бишлегенә кергән.

Шулай ук башка илләрнең тәҗрибәсе дә искә алына. Аларда эш атнасын кыскарту уңай нәтиҗә биргән.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, июнь аенда Женевада узган Халыкара хезмәт конференциясендә ясаган чыгышында, россиялеләр өчен дүрт көнлек эш атнасына күчүне алдагы перспективалар рәтендә телгә алды.

Россия бәйсез профсоюзлар федерациясендә искәртүләренчә, предприятиеләр кыскартылган эш атнасын финанс кыенлыклары аркасында сайлый, бу хезмәткәрләрнең эш хакында да чагылыш таба. Шул ук вакытта, эш атнасын кыскарту нәтиҗәсендә хезмәткәрләрнең агымдагы эш хаклары сакланырга тиеш, дип билгеләп үтәләр бәйсез профсоюзлар федерациясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot