news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә халыкка медицина ярдәмен күрсәтү тагын да камилләшер
Быел илебездә кан тамырлары, онкологик авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтү тагын да камилләштереләчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 11 гынйвар, “Татар-информ”). Быел илебездә кан тамырлары авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтү тагын да камилләштереләчәк. Бу максатларга федераль бюджет 3 миллиард 134 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. Быел бу программа 14 төбәктә тормышка ашырылыр дип көтелә. Алар арасында Татарстан Республикасы да бар. Бу юнәлештә илебездә кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча 14 төбәк үзәге һәм 37 беренчел бүлек ачылу көтелә.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтыннан алган хәбәргә караганда, быел республикабызда онкологик авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне дә камилләштерүгә юнәлтелгән чаралар уздырылачак. Россиядә бу чараларны тормышка ашыруга федераль бюджеттан 5 миллиард сум юнәлтеләчәк. Акча Мәскәүдә урнашкан Россия рентгенорадиология фәнни үзәге, Архангельскидагы М.Семашко исемендәге Төньяк медицина үзәге һәм Санкт-Петербургтагы Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге кебек федераль учреждениеләр җиһазландырылачак. Шулай ук Хабаровск өлкәсе һәм Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Алтай крае, Иванов, Липецк, Новосибирск, Рязань һәм Ярославль өлкәләрендә урнашкан 9 төбәк онкология диспансерына җиһазлар кайтартылачак.
Быел илебездә яшәүче халыкта сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү максатын күздә тотып, күп санлы чаралар уздырылачак. Аерым алганда, Россиядә инде 2009 елда ук ачылган 502 Сәламәтлек үзәген җиһазландыру, балалар өчен 193 Сәламәтлек үзәген ачу планлаштырыла. Бу максатларга бюджеттан 820 миллион сум акча бүлеп биреләчәк дип уйланыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2